Күңелкәем сине уйлыйдыр

Колагымда нәфис тавышкаең
Күк кыңгырау булып чыңлыйдыр,
Күк кыңгырау чыңын тыңлый-тыңлый,
Күңелкәем сине уйлыйдыр,
Шул тиклем дә сусап сагынуларга,
Йөрәккәем ничек чыдыйдыр?

Аерылуга җаным үртәлгәнгә,
Керфегемә йокы кунмыйдыр,
Керфегемә йокы кунганда да
Күңелкәем сине уйлыйдыр,
Шул тиклем дә сусап сагынуларга,
Йөрәккәем ничек чыдыйдыр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »