Каен ауган

Категория: көе сүзләре

Сандугачның күрсәң иде
Юлга тезелгәннәрен.
Һичкем белми йөрәгемнең
Нигә өзелгәннәрен.
Нигә өзелгәннәрен.

Каен ауган, каен ауган,
Кайтасы юлларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың яннарыма.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Эх мин үләннәр булсам.
Мин үләннәр булыр идем
Син бөрлегәннәр булсаң.
Син бөрлегәннәр булсаң.

Каен ауган, каен ауган,
Кайтасы юлларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.

Сандугачым сизәсеңме
Талыңны каердылар.
Сине талдан, мине ярдан,
Дошманнар аердылар.
Дошманнар аердылар.

Каен ауган, каен ауган,
Кайтасы юлларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың яннарыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »