Добавлено Almaz в ВС, 23/12/2012 - 01:38
Танго музыкасын ишетсәм,
Дулкын-дулкын тибә йөрәгем.
Дулкын-дулкын тибә йөрәгем,
Биемичә ничек түзәрмен?
Йолдызлар да төштеләр җиргә,
Безнең белән танго биергә,
Танго-танго — сагышлы бию,
Танго-танго — яшәрен сөю.
Танго — сагышлы бию,
Танго — яшәрен сөю.
Танго дигән матур биюне,
Кемнәр уйлап чыгарган икән?
Музыкасы моңлы, сагышлы,
Биюнең дә моңы бар икән.
Йолдызлар да төштеләр җиргә,
Безнең белән танго биергә,
Танго-танго — сагышлы бию,
Танго-танго — яшәрен сөю.
Танго — сагышлы бию,
Танго — яшәрен сөю.