Елмаяек әле бер …

Кыш җитте дип кайгырмаек, / Кыш җитте диеп кайгырмыйк, /
Кышлар мәңгелек түгел.
Кышлар мәңгелек түгел, дип,
Җырлаек әле бүген. / Җырлыйк әле бүген дә. /

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмаяек әле бер. / Елмаеп карашыйк бер. /

Сандугачлар да сагынып
Кайтырлар туган якларга.
Бураннарга бирешмәбез
Барчабыз бергә чакта.

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмаяек әле бер.

Авырлык, дип, явызлык, дип,
Төшермик күңелебезне.
Күрер таңнар, килер язлар (көннәр),
Үзе бәхет түгелме?!

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмаяек әле бер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »