Мәхәббәтле дөнья

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәт үзе карады,
Синең күзләрең белән.
Карашыңа җавап булып,
Моңнар агылды миннән.

Иркәләү, назлау, борчылу,
Бар дөньяны чылгады.
Юктыр ахры бу дөньяның
Мәхәббәтсез торганы.

Елмайганда күзләреңнән,
Якты нурлар бер көлә.
Коеныймын нурларыңа,
Елмай әле бер генә.

Иркәләү, назлау, борчылу,
Бар дөньяны чылгады.
Юктыр ахры бу дөньяның
Мәхәббәтсез торганы.

Синең нурлар, минем уйлар,
Ишелеп үрелсеннәр.
Мәхәббәт, тулы карашлар,
Яктырак күренсеннәр.

Иркәләү, назлау, борчылу,
Бар дөньяны чылгады.
Юктыр ахры бу дөньяның
Мәхәббәтсез торганы.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »