Китмә син

Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле,
Китмә син үпкәләп, китмә син,
Янымда мәңгегә кал әле!

Китмә син йөрәкне яралап,
Әйләнеп барыбер килерсең.
Гомергә өзелеп сөярмен —
Китмә син, китмә син, китмә син!

Яздагы кошлардай ашкынып,
Сагынып яныңа киләм мин.
Күрешеп күзләр дә туймаган —
Китмә син, бәгырем, китмә син!

Китмә син йөрәкне яралап,
Әйләнеп барыбер килерсең.
Гомергә өзелеп сөярмен —
Китмә син, китмә син, китмә син!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (20 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »