Әнкәемнең иңнәренә
Әткәем яулык салды.
Бу бәхетле мәлләрен
Хәтерем тотып калды.
Яшел яулык, яшел яулык …
Төскәйләре уңды инде.
Әткәемнең тавышкае
Бу дөнъяда тынды инде.
Әнкәемнең иңнәренә
Әткәем яулык салды.
Хатыны матур икән ди,
Сокланып туктап калды.
Яшел яулык, яшел яулык …
Төсләре уңды инде.
Әнкәемнең чәчләренә
Ап-ак карлар кунды инде.
Әнкәемнең иңнәренә
Әткәем яулык салды.
Бу кадерле минутлар
Төш кенә булып калды.
Яшел яулык, яшел яулык …
Үткәнәрне уйлата (кузгата),
Үткәнәрне уйлата (кузгата) да,
Йөрәкләрне сызлата.
Добавлено Almaz в ВС, 30/12/2012 - 00:26
«
»