Сагынам әниемне

Категория: көе һәм сүзләре

Үтте еллар сине югалтуга,
Ә шулайда йөрәкләр эрни.

Авылга да кайтулар күңелсез,
Син кунакка көтмисең әни.

Серләремне хәзер кемгә сөйлим
Син гына әйтер сүзләрне.

Син яраткан җырны елап тели,
Томан каплый минем күзләрне.

Бишек җырын безгә җырлый идең,
Үсеп җиттек бик тиз бер заман.

Бу дөнъяның шатлыклары өчен,
Зур бурычлы сиңа без һаман.

Үтте еллар сине югалтуга,
Ә шулайда йөрәкләр эрни.

Авылга да кайтулар күңелсез,
Син дөнъяда булмагач әни.
Бу дөнъяның шатлыклары өчен,
Зур бурычлы сиңа без әни.
Зур бурычлы сиңа мин әни.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »