Кыр үрдәге

Чия ата, чия ата,
Чия ата чәчелеп.
Чия чемнәрендә булсаң,
Алыр идем яшереп.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Шәлем аклы, шәлем аклы,
Шәлем аклы шакмаклы.
Рәшәткәләп алыр идем…
Сезнең йөргән сукмакны.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка

Кулъяулыгым төшеп калды
Кесәмнән көзгем белән.
Гомерем үтте димәс идём,
Яшәсәм сезнең белән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Алма бакчасына керсәм
Үләннәр була тездән.
Мөмкин булса, бер минутка
Аерылмас идем сездән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Эх, дусларым, сезгә әйтәм,
Чияләр чияләнгән.
Кояш сезгә жәлләмәгән,
Нурларын сибәләгән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »