Көнләшмә (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Көнләшмә, җанкаем, чит ярлар
Мин диеп беркөнне җан атса.
Көнләшмә, кемедер өзелеп,
Ут йотып, мине бик яратса.

Мин бит тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә, җанкаем!

Көнләшмә, кайсыдыр ачы тел
Сиңарга нахак сүз китерсә.
Безнең саф хисләрдән көнләшеп,
Ул мине сөя диеп җиткерсә.

Мин бит тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә, җанкаем!

Арага керә алмас һичкайчан,
Нахак сүз, ачы тел, керле җан.
Тик сине өзелеп сөям мин,
Тик сине мин үлеп яратам!

Мин бит тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә, җанкаем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »