Соңладың (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күңелем түрендә хәзинә,
Мең төрле чәчәкләр түтәлдә.
Син саксыз кагылып, өзгеләп
Илттең шул аларны бүтәнгә.

Өзелгән чәчәкләр сулыны,
Белмәдең таҗларда моң барын.
Яңгырлар булып син яусаң да
Соңладың, соңладың, соңладың.

Гөлләрем дөнъясын корыттың,
Белмәдең таҗларда моң барын.
Яңгырлар булып син яусаң да
Соңладың, соңладың, соңладың.

Өзелгән чәчәкләр сулыны,
Белмәдең таҗларда моң барын.
Яңгырлар булып син яусаң да
Соңладың, соңладың, соңладың.

Үткәнче хисләргә бирелеп,
Оныттың дөнъяда мин барын.
Кояшны күтәреп килсәң дә
Соңладың, соңладың, соңладың.

Өзелгән чәчәкләр сулыны,
Белмәдең таҗларда моң барын.
Яңгырлар булып син яусаң да
Соңладың, соңладың, соңладың.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »