Киек казлар (дүртенче вариант)

Көзге төнлә язмышыма юрап,
Киек казым чыкты юлыма.
Болытларга башын бәреп елый,
Күз яшьләрен җыям кулыма.
Үткәннәрне ташлап китү авыр,
Йөрәкләрдән өзлеп каннар һава,
Өзлеп каннар һава.

Киек казлары сез, киек казлары сез,
Артыгыздан яшьләр тама.
Киек казлары сез, киек казлары сез,
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Яңгыр түгел, сагыш ява.

Очрашырбыз әле ерак язда,
Тик кайтыгыз гына сез казлар.
Кемнәр сезне читтә көтеп алыр,
Кемнәр сезне анда назлар?
Үткәннәрне ташлап китү авыр,
Йөрәкләрдән өзлеп каннар һава,
Өзлеп каннар һава.

Киек казлары сез, киек казлары сез,
Артыгыздан яшьләр тама.
Киек казлары сез, киек казлары сез,
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Эх, сез киек казлар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »