Кышкы юлдан

Категория: көе сүзләре

Кышкы юлдан акбуз килә,
Чаба-җилә, чаба-җилә,
Көпшәк карны яра-яра,
Чана җилә, чана җилә.

Ялан куллы, күчер егет
Дилбегәне тоткан урап,
Изү ачык. Кара бүркен
Салып алган кырынырак.

Ат ярсыган. Чана оча,
Күчер егет, син чамала!
Толып кийгән береү килә,
Берәү килә шул чанада.

Ат җиленә арка куеп,
Юлчы гамьсез карап бара,
Сиркеткән һәр сикәлтәне,
Йөзен сытып, санап бара.

Һич туктамый, гомер бакый
Шулай чаба заман аты,
Береүләрнең данын диеп,
Береүләрнең — яманатын.

Эй заманның ярсу аты!
Җилең бәрсә битләремә,
Үкенмәдем бу дөнъяга
Килгәнемә — киткәнемә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »