Каридел буенда калам

Каридел буенда калам,
Каридел буйлары киң.
Күкләренең зәңгәрлеге,
Күкләренең зәңгәрлеге,
Чабый сафлыгына тиң.

Кариделем, синдә калам,
Җиреккән җирем шушы.
Бөркетләр оя ташламый,
Бөркетләр оя ташламый,
Ә мин кыяның кошы.

Каридел буенда калам,
Чәчәктәй гүзәл илем.
Баһау батырны үстергән,
Баһау батырны үстергән,
Һай, бәрәкәтле җирем.

Кариделем, синдә калам,
Җиреккән җирем шушы.
Бөркетләр оя ташламый,
Бөркетләр оя ташламый,
Ә мин кыяның кошы.

Каридел буенда калам,
Матурлык учагында,
Күңелләрне эсир иткән,
Күңелләрне эсир иткән
Туган як кочагында.

Кариделем, синдә калам,
Яратам үзәнеңне;
Кайда булсам да онытмам
Өзәрсең үзәгемне.

Каридел буенда калам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »