Мин сине ничек яраттым!

Мин сине ничек яраттым! —
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзләрдән, бер карау белән.

Мин сине ничек яраттым!
Искә алу да татлы.
Орыну түгел сиңа, күз атсам да,
Рәнҗетер сыман идем ул чакны.

Мин сине ничек яраттым!
Киттең читкә. Көтмәдең…
Мин дә яратам, диеп, ул чакта
Ник, иркәм, миңа хәбәр итмәдең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (13 голосов)
« »