Карурманның читендә
Агарып тора каен.
Шул каенга карыймын мин
Сине сагынган саен.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк итcәңче,
"Мин синеке, син минеке,
Сөям сине!" — дисәңче.
Әйтә алмадым сиңа, иркәм
Яратуым хакында.
Зур өмет белән яшимен,
Очарашам дип тагын да.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк итcәңче,
"Мин синеке, син минеке,
Сөям сине!" — дисәңче.
Сине һәрчак шунда көтәм,
Яннарыма килсәңче.
Йөрәгемнең януларын,
Ярсуларын белсәңче.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк итcәңче,
"Мин синеке, син минеке,
Сөям сине!" — дисәңче.
Бу җыр Идрис Газиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 09/01/2013 - 15:03
«
»