Гомерләр уза икән

Елгыр еллар моңгайларга
Сарыларын сыза икән.
Уйласаң, уйламасаң да,
Гомерләр уза икән.

Гомерләр ике килми шул,
Дөнья бит фаный гына.
Аның асылларын фәкать
Аңламый сабый гына!

"Уф!" дип әйтер чакларда да,
Уфтанмый чыда икән,
Чыдасаң, чыдамасаң да,
Гомерләр уза икән!

Гомерләр ике килми шул,
Дөнья бит фаный гына.
Аның асылларын фәкать
Аңламый сабый гына!

Матур туй күлмәкләре дә,
Бер заман туза икән.
Үкенсәң, үкәнмәсәң дә,
Гомерләр уза икән!

Гомерләр ике килми шул,
Дөнья бит фаный гына.
Аның асылларын фәкать
Аңламый сабый гына,
Дөнья бит (дөньялар) фаный гына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »