Нигә бердән-бер түгел?…

Суга сусап киткәнемдә
Нигә син яңгыр түгел?
Гомер буена эзләдем,
Нигә син ялгыз түгел?

Чәчәк кебек көнгә бактым,
Нигә син чык та түгел?
Койма яңгырларда калдым,
Нигә син ышык түгел?

Язгы ташкын булып актым,
Нигә син ярым түгел?
Күңелләрем моңга тулды,
Нигә син җырым түгел?

Мин яшнәдем күкне япып,
Нигә син күкрәү түгел?
Синең өчен нигә соң мин
Бердән-бер, берәү түгел?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »