Сибелә чәчәк (икенче вариант)

Гөлбакчага кердеңме әллә?
Гөлбакчага кердеңме әллә?
Гөл чәчәген өздеңме?
Гөл чәчәген өзгән кебек
Аерылуны сиздеңме?

Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә
Өзелә үзәгем, исләремә төшкәндә.

Кайда бардың, кайда йөрдең?
Кайда бардың, кайда ла йөрдең?
Кайдан кайтып киләсең?
Киләсең дә, гел китәсең,
Бик ямансу итәсең.

Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә
Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »