Дусларым (Син шат диләр)

Категория: көе сүзләре

Сокланалар миңа карап дуслар,
Ямь табасың диеп тормыштан.
Шат яшәргә сездән өйрәндем мин,
Шаянлыгым минем тумыштан.

Яннарымда якын дуслар булса,
Җырлап үтә җәе-кышлары.
Зәңгәр күктә күпме йолдыз янса
Шул кадәрле җирдә дусларым.

Моңаерга күнекмәгән күңелем,
Дөнъя мине көнләшләп аткан.
Мин туганчы минем күгемдәге,
Кайгы — томаннарын тараткан.

Минем өчен исә таң җилләре,
Минем өчен сайрый кошларым.
Зәңгәр күктә күпме йолдыз янса
Шул кадәрле җирдә дусларым.

Җырлап алам сагышларым булса,
Җырлап ачам ярсу күңелемне.
Җыр юлдашым минем, җыр сердәшем,
Болытлардан әрчи күңелемне.

Яннарымда якын дуслар булса,
Җырлап үтә җәе-кышлары.
Зәңгәр күктә күпме йолдыз янса
Шул кадәрле җирдә дусларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »