Яшьлегемнең яшел язлары

Сизәсеңме көннәр үтә җаным?
Җайлап, сүтеп гомер җипләрен.
Безнең бергә булыр көннәрне дә
Синсез генә, читтә үткәрдем.

Яшьлегемнең яшел язларына
Әйләнәм дә, кайтам тагын да.
Юк, үткәннәр белән яшәмим мин
Тик үткәннәр куя талпынып.

Үткән язга сине чакырмыймын
Килер җәйләр, тора тупсам да.
Мин бәхетле, әгәр синең белән,
Гомер көзен генә узсам да.

Яшьлегемнең яшел язларына
Әйләнәм дә, кайтам тагын да.
Юк, үткәннәр белән яшәмим мин
Тик үткәннәр куя талпынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »