Добавлено Almaz в СБ, 19/01/2013 - 19:54
Һавалардан очып килә
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса күз алдымда
Кул биреп китүләре.
Исеңдәме киткән чакта,
Кулларыңны биргәнсең;
Моңсу карап күзләремә
Көт (тик), онытма дигәне.
Ишеп алдым салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Әйтер сүзем әйтә алмадым,
Каушырбыз (күршербез) дип уйладым.