Син кайтмадың (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сандугачлар китте, көзләр җитте,
Шомырт койды үзенең яфрагын.
Сине көттем (көтәм) зарыгып, сагынып көттем (көтәм),
Тик син генә, бәгърем, кайтмадың (Син һаманда, бәгърем, кайтмадың).

Язлар җитте тагы, кошлар кайтты,
Күкрәп чәчәк атты шомыртым.
Сандугачлар кавышу җырын җырлый (Сандугачлар тавышын йөрәгем җырлый),
Тик буш һаман минем куеным.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »