Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, —
Сөярмен әле үзем.
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, —
Мине кайсыгыз ала?
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Бу җыр Алина Әхмәтшина, Гүзәл Әхмәтова, Гөлдәния Хәйруллина, Марат Шәйбәков, Фәрүәз Урманшин, Хәмдүнә Тимергалиева, Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
«
»