Кем беренче булып сиңа күз төшерде,
Язларны да көтми гөлләр өзеп бирде,
Бердәнберем диеп, сине сөям диеп,
Синең өчен янып-өзгәләнеп йөрде?
Хәтерлисең микән, ул кем иде соң?
Ул бит мин идем, сине сагынып килдем.
Серле күңелеңә җырым белән кердем,
Бәхет йолдызымны күзләреңдә күрдем.
Юк бернинди көч тә мәхәббәттән өстен,
Синсез яшәү миңа нинди авыр, читен.
Очрашырбыз, бәлки, җиңеп язмыш көчен,
Үткән шат көннәргә кабат кайтыр өчен.