Гел җиңеп яшәргә
Мәхәббәт өйрәтә —
Вәгъдәләр бирмә син,
Ышаныйк йөрәккә!
Йөрәккә!
Мәхәббәт көчлерәк, көчлерәк ташкыннан,
Көчлерәк давылдан, көчлерәк язмыштан!
«Яратам, яратам!» — дигән сүзең —
Бердәнбер талисман!
Талисман!
Коткарыр һәрвакыт
Кайгыдан, сагыштан
«Яратам!» — дигән сүз —
Тылсымлы талисман!
Талисман!
Мәхәббәт көчлерәк, көчлерәк ташкыннан,
Көчлерәк давылдан, көчлерәк язмыштан!
«Яратам, яратам!» — дигән сүзең —
Бердәнбер талисман!
Талисман!
Безнең бу ярату —
Бәхеткә ашкыну,
Ургылып акканда
Яшьлекнең ташкыны,
Ташкыны!
Мәхәббәт көчлерәк, көчлерәк ташкыннан,
Көчлерәк давылдан, көчлерәк язмыштан!
«Яратам, яратам!» — дигән сүзең —
Бердәнбер талисман!
Талисман!