Кояшлы язым

Алтынсыман сары яфрак
Коела да коела,
Сагышлы күңелгә нидер
Сөйләгәндәй тоела.

Әй, кояшлы язым еракта,
Сүрелмәгән назым йөрәктә.
Сөям, дигән сүзең китмәс күңелдән,
Китмәс, ахры, китмәс гомергә.

Сары яфрак коелганда
Бакчада бергә йөрдек.
Сүрелмәслек мәхәббәтне
Яшел бөредә күрдек.

Әй, кояшлы язым еракта,
Сүрелмәгән назым йөрәктә.
Сөям, дигән сүзең китмәс күңелдән,
Китмәс, ахры, китмәс гомергә.

Сары яфрак сагыш икән,
Белмәгәнмен ул чакта.
Аердылар еллар, юллар,
Янам ялгыз учакта.

Әй, кояшлы язым еракта,
Сүрелмәгән назым йөрәктә.
Сөям, дигән сүзең китмәс күңелдән,
Китмәс, ахры, китмәс гомергә.

Һәр көз саен сары яфрак
Коела да коела.
Мәхәббәтем кайчан да бер
Кайтыр сыман тоела.

Әй, кояшлы язым еракта,
Сүрелмәгән назым йөрәктә.
Сөям, дигән сүзең китмәс күңелдән,
Китмәс, ахры, китмәс гомергә.

Голосов пока нет
« »