Бакчада — талгын җыр, хыялдай канатлы.
Серле моң белән җыр күңлемне кузгатты.
Ялгыз бер миләштәй уйчан кыз күрдем мин. —
Ник талдың уйларга, сылу кыз? — дидем мин.
Кыз җавап бирмәде, моңлана иде ул.
Сүзсез бер җыр булып күңелгә керде ул.
Каршына килдем дә башымны идем мин. —
Син кайдан, әйтсәнә, сылу кыз? — дидем мин.
Кыз әйтте елмаеп: «Җанга нур тулсын дип,
Камалы тун тегәм, гел җылы булсын дип».
Исемен әйтмәде, ә үзе югалды.
Китмәде кебек ул — йөрәктә ул калды…
Сәхнәгә чыгам мин, сагынып җырлыймын: —
Бәлки, ул мондадыр? — Мин сездән сорыймын.
Чәчәкле яз кебек, елмаеп та көлеп,
Кил инде, чибәрем, каршыма йөгереп!
Барганда да эшкә һәм кайткан чакта да,
Шул көләч йөзле кыз күңелемдә саклана. —
Кайда ул сылу кыз, белсәгез, әйтегез.
Ике яшь йөрәкне бәхетле итегез!