Саубуллашу вальсы (икенче вариант)

Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
Вакыттыр керергә өйләргә.

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
Озаттык еракка, еракка!..
Озаттык аларны без еллар түренә,
Истәлек — җыр гына йөрәктә…

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (7 голосов)
« »