Капкабызга ияләнде
Күрше авыл егете.
Көн дә чәчәк китерә ул,
Оятка калып беттем.
Күршегә кереп булмый,
Интектерәләр сорап
Әбиләр капканы күзли
Туктаусыз йөриләр карап.
Тәрәзәгә үрелеп карый,
Торна кебек сузылып.
Төнге йокымнан уята,
Кошлар булып сызгырып.
Әллә ярата микән?
Кемнән белергә икән?
Эчке серләрен ачмыйча
Ничек түзеп йөри икән?
Пожарник булып эшли ул,
Безнең авылда торып.
Урамга чыгар хәлем юк —
Аптырата чаң сугып.
Уңайсыз булса булыр,
Бер кызык эшлим микән:
Каланчаларына менеп
Әй, бер җырлап төшим микән?
Бер көнне дустым хат салган,
Төреп чәчәкләренә.
Кәҗә авызыннан алдым
«…там» дигән сүзен генә.
Әни төн йокламыйча
«…там» сүзен уйлап чыккан.
Ачудан кәҗәне саттык,
Котылдык без тиз ансыннан.
Нишләргә миңа, нишләргә?
Әтиләрдән оялам.
Күрсәм, омтылам әйтергә,
Югалып, каушап калам.
Эзләгән яр шул микән?
Күңелем гел аны тарта.
Капка яраткан егетне
Этебез дә бик ярата.