Урманай

Яшь тирәкләр бөре ярганда
Су буйларын азмы урадым!..
Бөреләнә тирәк,
Аңа кояш кирәк.
Ә мин туган җирсез торалмыйм.

Әй, Урманай,
Гүзәл җирем, туган як кынам!
Синең кочагыңда минем гомерем
Язгы бөре сыман ачылган.

Таң сулышы — назлы җилләргә
Тәрәзәләр ачып куясың…
Гөлләре хуш исле,
Нурлы бакча төсле
Тау өстендә балкып торасың.

Әй, Урманай,
Гүзәл җирем, туган як кынам!
Синең кочагыңда минем гомерем
Язгы бөре сыман ачылган.

Күлләрендә дулкын шаяра,
Кагыла ул аксыл болытка…
Тургай тынмый кырда,
Әйтә кошчык җырда: —
Туган җирнең ямен онытма!

Әй, Урманай,
Гүзәл җирем, туган як кынам!
Синең кочагыңда минем гомерем
Язгы бөре сыман ачылган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (6 голосов)
« »