Комсомол (икенче вариант)

Ил чакырган чакларда,
Менеп ярсу атларга,
Юлга чыккан кем соң ул?
Үлем килсә дә үлмәс,
Җиңелмәс һәм баш имәс
Комсомол, комсомол!

Кырыс дала сөрүче,
Яңа кала төзүче
Яшь йөрәкләр кем соң ул?
Тыныч тормыш яклаучы,
Ил чикләрен саклаучы
Комсомол, комсомол!

Байрак тотып кулларга,
Армый-талмый юлларда
Горур атлый кем соң ул?
Туры юлдан тайпылмас
Ышанычлы яшь алмаш —
Комсомол, комсомол!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (5 голосов)
« »