Яшьлек, яшьлек!
Йолдызларга дәштек: —
Яз чәчәге кебек тиз сүнмә, яшьлек!..
Яшьлек, яшьлек!
Гөлдәй калма корып,
Аяз күгеңне капламасын болыт…
Ян әле, ян, яшьлегем,
Төн карасын ярып! —
Җирдә дә кояш барын
Күрсәт янып!
Яшьлек, яшьлек —
Сагынып язган хатлар,
Чәчәкләргә күмелеп янар чаклар…
Яшьлек! Яшьлек!
Арага кермәс ятлар,
Безгә карап шатлансын туган яклар.
Ян әле, ян, яшьлегем,
Төн карасын ярып! —
Җирдә дә кояш барын
Күрсәт янып!
Яшьлек, яшьлек!
Шатлык-җырда яна,
Янар яшьлек йолдызлар булып кала.
Яшьлек, яшьлек!
Ак калалар сала,
Безнең эзләр бара ал таңга таба!
Ян әле, ян, яшьлегем,
Төн карасын ярып! —
Җирдә дә кояш барын
Күрсәт янып!