Туган ягым каеннары

Категория: көе сүзләре

Туган ягым каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде,
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга, сагышларга салалар инде.

Каеннарым калмый һаман чабалар инде,
Ерагая аралар инде.
Киткән саен якыная баралар инде,
Сагынудан, сагынудан дәвалар инде.

Туган ягым каеннары калалар инде.
Кемнәр сөеп карарлар инде,
Гомерем буе миңа таба чабарлар инде,
Кайталмыйча, кайталмыйча калалмам инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (19 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »