Киткән кошлар кайтыр ул!

Категория: көе сүзләре

Бу дөнъяның көзләре дә матур…
Киткән коштар, әйдә, китсеннәр,
Үткән гомерең кире кайтмас, диеп,
Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Көзләрнең бит язлары да була,
Китүләрнең була кайтыры.
Яннарымда син каласың әле,
Синең белән дөнъя матур ул.

Синең белән без йөрегән юлга
Киткән кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Моңсу гына аккан көннәрем дә
Син булганга җырлап ага бит,
Син булганда минем йөрәгем дә
Яшь чактагы сымак кага бит.

Үткән гомер кире кайтмаса да.
Киткән кошлар кире кайтыр ул;
Бу дөнъяның көзләре дә матур,
Син булганга шулай матур ул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »