Ак каеным

Категория: көе сүзләре

Салкын тауда ачы җилләр исә,
Каен аяклары кар-бозда.
Ак каеным, син бик охшагансың
Керфекләре туңган яшь кызга.

Җил кыйныймы? Ник елыйсың ярсып,
Нечкә билле чибәр каенкай?
Син яшьлегем минем, бер кочаклап
Җылытыймчы сине, и дускай.

…Мин килермен тагын синең янга,
Тау буенда минем юл ятыр.
Бер-беребезне әгәр юатмасак,
Безне кемнәр килеп юатыр.

Җил кыйныймы? Ник елыйсың ярсып,
Нечкә билле чибәр каенкай?
Син яшьлегем минем, бер кочаклап
Җылытыймчы сине, и дускай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »