Ятим бала җыры

Күгәрченем, син канатым,
Керче минем хәлемә.
Очып барып сәлам әйт син
Әткәем-әнкәемә.

Әйт аларга сагынуымны,
Сагышымны — барсын да,
Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.

Чыкмый алар исләремнән
Көндез дә, кичләрен дә.
Күзем йомсам, тик аларны
Күрәм мин төшләремдә.

Әйт аларга сагынуымны,
Сагышымны — барсын да,
Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.

Күгәрченем, әйт, килсеннәр,
Ташлап барлык эшләрен.
Мин аларның юлларына
Күз яшьләре түшәдем.

Әйт аларга сагынуымны,
Сагышымны — барсын да,
Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (18 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »