Гармунчы бәхете

Аклы ситсы күлмәк кисәң,
Килешәдер ак батист;
Егет булса, шундый булсын:
Я гармунчы, я артист.

Их, алмалар аллана да,
Чияләр чияләнә;
Бик бәхетле булсаң гына
Чәчләр чәчкә бәйләнә.

Батистан күлмәк кигәннәр,
Элмәген шәп элгәннәр;
Ул гармунчы, яры җырчы —
Икесе пар килгәннәр.

Их, алмалар аллана да,
Чияләр чияләнә;
Бик бәхетле булсаң гына
Чәчләр чәчкә бәйләнә.

Исем китә гармунчыга:
Ничек талмый куллары?
Сөйгән яры көч бирәдер,
Булсын тизрәк туйлары.

Их, алмалар аллана да,
Чияләр чияләнә;
Бик бәхетле булсаң гына
Чәчләр чәчкә бәйләнә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »