Миләшкәем (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Өй каршындагы миләшем —
Минем якын сердәшем.
Чуалса фикер-хисләрем,
Аның белән сөйләшәм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем.

Иңнәреңә сөяләм дә
Күзләреңә текәләм.
Юксынуга сер бирмичә
Көтәсеңне мин беләм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем.

Аңлый мине миләшкәем,
Авыр кичерешләрем.
Көзге кырау балландырды
Аның да җимешләрен.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »