Сагыну (алтынчы вариант)

Чит җирләрдә бигрәк тә
Ямансу була икән.
Таң аттымы, туган ягың
Җыр булып туа икән.

Җыр булып туа икән дә
Моң булып таша икән.
Моңнарда ташып, туган җир
Уйда тоташа икән.

Чыкмыйдыр шул исләреңнән
Төбәгең — яшел бишек.
Уянасың төшләрендә
Чишмә суларын эчеп.

Җыр булып туа икән дә
Моң булып таша икән.
Моңнарда ташып, туган җир
Уйда тоташа икән.

Еллар үткән саен шулай
Сагынулар артып тора.
Туган туфрак гомер буе
Үзенә тартып тора.

Җыр булып туа икән дә
Моң булып таша икән.
Моңнарда ташып, туган җир
Уйда тоташа икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »