Синең куллар, әнкәй

Категория: көе сүзләре

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.

Синең куллар, керләремне юып,
Тупасланып беткән куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул.

Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам синең кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (12 голосов)
« »