Тибрәнә җыр күңелдә

Язын сыерчыклар кайтып,
Оясын тапса,
Бакчаларда алмагачлар
Шау чәчәк атса,
Кояш көлсә, ай елмайса
Илем күгендә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелдә!

Бәхетле елмаеп, ана
Баласын кочса,
Тыныч күктә ак юл сызып,
Самолет очса,
Дуслар гөрләшеп утырса
Табын түрендә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелдә!

Шауласа бодай кырлары,
Бөртеккә тулып.
Чакырса ерак офыклар,
Яңа юл булып.
Үсеп чыкса зур бер кала
Туган җиремдә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелдә!..

/Җыр М.Мозаффаров тарафыннан Г.Зәйнашева шигыренә И.Шакиров киңәше, үтенүе белән 1962 елда язылган/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тибрәнә җыр күңелдә»
Ноты для песни «Тибрәнә җыр күңелдә»
Ноты для песни «Тибрәнә җыр күңелдә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (58 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »