Юллар, эй юллар

Категория: көе һәм сүзләре

Таң йолдызы балкый
Илем таңнарында,
Әй гүзәл туган ягым.
Сандугачлар сайрый
Синең язларыңда,
Әй минем туган авылым.

Юллар, әй юлларым,
Бормалы юллар
Сузылган бик еракка.
Юллар, әй юлларым,
Тузанлы юллар
Илтәләр туган якка.

Бик күп көннәр үтте,
Бик күп төннәр үтте,
Әй минем туган авылым.
Очар коштай кагынып,
Дусларымны сагынып,
Кайтамын сиңа тагын.

Юллар, әй юлларым,
Бормалы юллар
Сузылган бик еракка.
Юллар, әй юлларым,
Тузанлы юллар
Илтәләр туган якка.

Җылы яктан кайткан
Кошларның моңнарын
Көн саен чыгып тыңлыйм.
Туган яктан киткән
Аларның юлына
Кулъяулыгымны болгыйм.

Юллар, әй юлларым,
Бормалы юллар
Сузылган бик еракка.
Юллар, әй юлларым,
Тузанлы юллар
Илтәләр туган якка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »