Өфедә бар сөйгәнем

Категория: көе сүзләре

Өфе юллары карурман,
Өфе юллары озын.
Шунда сөйдем ил гүзәлен —
Урал таулары кызын.

Төшеп Йөрүзән буена,
Җиләген кабалмадым.
Уфа юлына чыкмыйча,
Һич тынгы табалмадым.

Зәңгәрле күлмәк кигәнем —
Өфедә бар сөйгәнем.
«Уф!..» дигәннәрне бетерә
Бары Өфе дигәнем.

Өфе кичләрен сихерли
Айның балкып чыгышы…
Җаныңны назлап эретә
Саф мәхәббәт сулышы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »