Кариделнең ак юллары

Категория: көе сүзләре

Кариделгә килә ак пароход,
Киртә түгел аңа томаннар…
Йөрәкләрнең кайтавазы яңгырый,
Җырга күчә таулар-урманнар.

Болыннарда сандугачлар туе,
Су өстендә уйный акчарлак.
Гөл-җәүһәрле Кариделкәй буе,
Таң калырлык гүзәл туган як.

Бормаланып таулар аша үтә
Кариделнең акташ юллары…
Ак юлларга чыга еллары да,
Нурдан бәхет коя уллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »