Бездә урманнар миләшле

Категория: көе сүзләре

Бездә урманнар миләшле,
Яратам ачы миләш.
Ә син нигә миләш өзми
Йөрисең иләс-миләс?

Сихри дөнья миләшләре,
Ахактай тәлгәшләре!..
Шунда минем янып сөю
Һәм куаныч яшьләре.

Миләшне өзеп үзеңә
Биргәнне көтәсеңме?
Әллә юри, тилерсен, дип
Үчекләп үтәсеңме?!

Сихри дөнья миләшләре,
Ахактай тәлгәшләре!..
Шунда минем янып сөю
Һәм куаныч яшьләре.

Монда безгә гомер буе
Җитәрлек ләса миләш.
Мәхәббәт, дөнья турында
Миләш җыйганда киңәш.

Сихри дөнья миләшләре,
Ахактай тәлгәшләре!..
Шунда минем янып сөю
Һәм куаныч яшьләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »