Башкортстаным кымызы

Күңелеңә дәрт һәм дараман
Аласың килсә әгәр.
Башкортстанымның кымызын
Яле син эчеп җибәр.

Шәп кымыз икән дә соң
Әз калдырмый, тамчысын.
Җырлата да, биетә дә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Таралыр бар сагышларың,
Йөрәккәең җилкенер.
Канатланыр күңелкәең,
Биесәң җир селкенер.

Шәп кымыз икән дә соң
Әз калдырмый, тамчысын.
Җырлата да, биетә дә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Башкортстаныбыз кымызы
Шифалы бик күпләргә.
Шуңа да даны таралган
Ерак — ерак илләргә.

Шәп кымыз икән дә соң
Әз калдырмый, тамчысын.
Җырлата да, биетә дә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »