Гармун уйныйм мин

Категория: көе һәм сүзләре

Балачактан гармун уйнап,
Җырлап үстем мин.
Җитмәсәмдә озын буйга
Аптырамим мин.

Өзәкләрегез өзелсен
Сәбәбчесе кем?
Кем булсын инде сизелә
Гармун уйныйм мин.

Уйнамый түзеп буламы?
Моңга салышкач.
Гармуннан бизеп буламы?
Кулга ябышкач.

Өзәкләрегез өзелсен
Сәбәбчесе кем?
Кем булсын инде сизелә
Гармун уйныйм мин.

Кызлар кочкандай күкерәккә
Кочам билләрен.
Яндырсын әле йөрәкне
Көмеш телләре.

Өзәкләрегез өзелсен
Сәбәбчесе кем?
Кем булсын инде сизелә
Гармун уйныйм мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »