Тормыш күперләре

Тормыш күперләре караңгы төн икән,
Адашуың мөмкин ялгызың!
Дусны сайла гомерлеккә,
Ярым булсын мәңгелеккә.
Адаштырмый җитәкләүче булсын синең язмышың…

Тормыш күперләре бигерәк текә икән,
Мөмкин түгел менү ялгызың!
Дусны сайла гомерлеккә,
Ярым булсын мәңгелеккә.
Тәкә тауда култыклаучы булсын синең язмышың…

Тормыш күперләре бигерәк шома икән,
Егылуың мөмкин ялгызың!
Дусны сайла гомерлеккә,
Ярым булсын мәңгелеккә.
Егылмаска тотынырлык булсын синең язмышың…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »