Аккошлар кебек

Категория: көе сүзләре

Сөю килде язгы ташкын булып,
Туңган хисләремне эретеп.
Гөрләвекләр ак томанга тулып,
Кайтыр кошларны ашыктырып.

Аккошлар кебек, аккошлар кебек,
Менәбез һаваларга.
Сөюне сакла, сөюне назла,
Чумабыз болытларга.

Сөю килде кошлар канатында,
Каңгылдашып хәбәр илтеләр.
Салкын җилләр кисеп куркытса да,
Борылып китә күрмәсеннән.

Аккошлар кебек, аккошлар кебек,
Менәбез һаваларга.
Сөюне сакла, сөюне назла,
Чумабыз болытларга.

Сөю килде кошлар канатында,
Без бәхетле алар кайтканга.
Нигә бер сагыш бар карашыңда?
Әллә кошлар күчмә булганга?

Аккошлар кебек, аккошлар кебек,
Менәбез һаваларга.
Сөюне сакла, сөюне назла,
Чумабыз болытларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »